Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кайсы яшелчәне ни рәвешле үстерергә?

Бу сорауга дөрес җавапны белмәсәң, помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, кабакның мул уңышы урынына, урмандай куе "куак", тармакланып, озынга сузылган сабаклардан торган яшел масса гына үстерүең бар. Помидорны бер, ике, өч сабаклы итеп формалаштырырга кирәк. Бер сабаклы иткәндә, үсемлекләр арасы 30 см чамасы калдырып утыртыла, һәр яфрак уентыгыннан чыккан...

Бу сорауга дөрес җавапны белмәсәң, помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, кабакның мул уңышы урынына, урмандай куе "куак", тармакланып, озынга сузылган сабаклардан торган яшел масса гына үстерүең бар.

Помидорны бер, ике, өч сабаклы итеп формалаштырырга кирәк. Бер сабаклы иткәндә, үсемлекләр арасы 30 см чамасы калдырып утыртыла, һәр яфрак уентыгыннан чыккан янсабаклар 3-4 смга җитүгә, 1 см "төпчек" калдырып, сындырып алып барыла.
Үсентенең 7-8нче чәчәк чугында җимшәннәр яралгач, теплица түшәменә кадәр менеп җиткән томатның очы - үсү ноктасы өзеп алына. Гадәттә, моны август уртасында эшлиләр. Ике сабаклы итеп формалаштырганда, беренче җимеш чугыннан өстәрәк үскән 1 көчле ботак калдырыла, "пасынки"лары вакытында өзеп барыла. Өч сабаклы иткәндә беренче җимеш чугыннан өстәрәк үскән 2 көчле ботакны калдырабыз, һәркайсының ян ботакларын өзәбез. Соң өлгерешле, эре җимешле, озын булып үсүче көньяк сортларын шулай формалаштырырга туры килә. Ә иртә өлгерешле төньяк сортлары гадәттә ачык грунтта үстерелә. Аларның җимешсез, чирле ботакчыкларын гына өзәбез. Бик вак җимешле черри сортларын формалаштырасы юк.
Борычның тармакланып киткән урыныннан астагы бөтен ботакчыкларын, яфракларын кисеп алабыз, тармакланган урында яралган беренче җимешен өзеп ату мәҗбүри. Җимеш бирү өчен 3 тармак калдырыла, калган ботаклар киселә. Үзәк һәм ян тармакларда ботакчыкларның җимешсезләре кисеп алына. Бер төп борыч якынча 15 данә борыч өлгертә ала. Өлгерә башлаган борычларны өзә барсагыз, көзгә ботак очындагылары да үсеп җитәчәк.
Баклажанны формалаштырганда, 3-4 ботагын гына калдырып, калганнарын кисеп ташларга кирәк. Чә-чәкләре исәпсез күп булса да, бер үсемлектә унбер-унике җимшән генә калдырып, артыгын өзеп ташларга туры киләчәк. Иң мөһиме - артык яфраклардан вакытында котылу. Астагы, үсемлек тармакланып киткән урынга кадәрле барлык сабакчыклар һәм яфраклар юк ителә. Беренче чәчәкне өзеп ату мәҗбүри, гадәттә ул нәкъ менә тармакланган төштә үсеп чыккан була. Чәчәкләр, җимшәннәр кояш нурларында коенырга тиеш, шуңа күрә күләгәләүче яфраклар, җимешсез сабакчыклар юк ителә.
Кыярны сортына карап бер, өч, хәтта 7-8 ботаклы итеп формалаштырырга була. Бер шарты уртак: астагы 5 ян ботакчык һәм кыяр яралгысы өзеп алына, сабак озынайгач, астагы яфраклар да өзелә. Бер ботаклы итеп формалаштырганда, яфрак куентыгыннан чыккан бөтен ян сабакчыклар өзеп барыла. Өч сабаклы итеп формалаштырганда, үзәк сабак һәм ике якта берәр көчле янсабак калдырыла. Гадәттә, ана чәчәкләр һәм төп уңыш ян сабакта күбрәк була. Мин "Хасбулат" сортын агач рәвешендә формалаштырып үстерәм, уңышы бик әйбәт чыга. Һәр янсабакны аерым бауга бәйләп шпалера буенча үрмәләтәм. Сабакның аскы өлешендә үскән кыярларны җыя барам, шулар янындагы яфракларны өзә барам. Шулай итеп, очы теплица түбәсенә тигәндә сабак инде ялангачлана, чәчәк һәм яфраклары өске өлештә генә кала. Аннан бауны сүтеп, сабакны түтәлгә төшерәм дә, түгәрәкләп салып, очын гына калдырып, туфрак белән күмәм. Шуннан икенче дулкын кыяр өлгерә башлый, уңышны кара көзгәчә диярлек җыям. Җимешләнмәгән дип, ата чә-чәкләрне өзеп атмыйм, чөнки алар ана чәчәкне серкәләндерү өчен кирәк.
Карбызның уңышы төп сабакта ярала, шунлыктан ян сабакларны өзеп атып барабыз. Эре карбыз үстерәсебез килсә, 3 җим-шәннән соң, өске якта 5-6 яфрак калдырып, төп сабакның үсү ноктасын өзеп алабыз. Вак карбызлар үстерәсе килгән бакчачы 5-6 җимшәнне саклап кала.
Кавын уңышы ян сабакта өлгерә. Төп сабакта биш яфрак формалашкач, үсү ноктасын чеметеп өзеп алабыз. 4 ян ботакны калдырабыз. Ян ботакларда 6 яфрак чыккач, үсү ноктасын өзәбез. Бер үсенте 4-6 кавын өлгертә ала. Эре кавын үстерәсегез килсә, һәр ян сабакта 1әр җимшән генә калдырып, калганнарын өзеп атыгыз. Үсү ноктасы җимеш яралгысыннан өстәрәк 2 яфрак калдырып өзелә. Кавын үсентесе төбенең ике ягына су тутырылган пластик ше-шәләр куеп калдырыгыз, җәе буе шунда ятсыннар. Алар көндез кояшта җылынып, төнлә үсентегә җылы биреп торачаклар.
Кабакның куак булып үсә торганын формалаштырасы юк, әмма аның уңы-шы аз була. Озынга үсүчесенең төп сабагында 3-4 кабак яралгысын һәм аннан өс-тәрәк 2-3 яфракны гына исән калдырып, үсү ноктасын өзсәк, көзгә бик эре кабаклар өлгереп җи-тәчәк. Ян сабаклар өзеп атыла. Әгәр көздән малларга ашату өчен, өлгереп җитмәгәннәре, ваграклары да ярый дип санасагыз, төп сабактан тыш, 2 янсабак калдырып, аларда да 2шәр җим-шән үстерергә була. Кабакның вак җимешле иртә өлгерешле сортын үстерсәгез, бер төп 5-7 җимеш тә үстерә ала, әмма август уртасында яралган җимешлә-ренә кояш нурлары һәм җылылык җитәрлек булмаганга күрә, сабак очындагылары баллы һәм каты кабыклы булмаячак. Иртә өлгерешле кабакны кышка саклауга куярга ярамый.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан.
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помидор бакча кыяр үстерү яшелчәләр