Кайсы яшелчәне ни рәвешле үстерергә?
Бу сорауга дөрес җавапны белмәсәң, помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, кабакның мул уңышы урынына, урмандай куе "куак", тармакланып, озынга сузылган сабаклардан торган яшел масса гына үстерүең бар.
Помидорны бер, ике, өч сабаклы итеп формалаштырырга кирәк. Бер сабаклы иткәндә, үсемлекләр арасы 30 см чамасы калдырып утыртыла, һәр яфрак уентыгыннан чыккан...