Иске Котышның Ленин урамында да суүткәргечләр тузган
Белеп торыгыз

Иске Котышның Ленин урамында да суүткәргечләр тузган

Иске Котыш авылының үзәк – Рус, Заречная, Свежухин, Байкал, Ленин урамнарында суүткәргечләрне яңарту зарур.

1976 елда салынган полиэтилен торбалар еш тишелә. Авыл җирлеге җитәкчелеге барлыгы 5 километр арада үткәргечләрне яңарту өчен проект ясаткан. Инде киләсе елга суүткәргечләрне яңарту буенча республика программасына керергә өметләнәләр.

Инде язганыбызга,быел яңа суүткәргечләр челтәре Шешминка, Андреевка авылларында ясалды.

фото: архив


Нет комментариев