Белеп торыгыз
Җиңүчеләр Әлмәткә барачак
Мәктәп укучылары арасында узучы "IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды.
Әлеге конкурсның "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә катнашып, район буенча беренче урынга Алинә Җамалетдинова ия. Ул - Чирмешән лицее укучысы. Икенче урынга Иске Кадидан Рәмис Зарипов лаек дип табылган. Бәркәтә мәктәбе укучысы Илүзә Миргалимова исә өченче урында. Аларга шушы...
Мәктәп укучылары арасында узучы "IT-Чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды.
Әлеге конкурсның "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә катнашып, район буенча беренче урынга Алинә Җамалетдинова ия. Ул - Чирмешән лицее укучысы. Икенче урынга Иске Кадидан Рәмис Зарипов лаек дип табылган. Бәркәтә мәктәбе укучысы Илүзә Миргалимова исә өченче урында. Аларга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә бүләкләр тапшырырга тиешләр.
"IT - Чемпион"ның өченче этабы 2 сентябрьдә старт алып, 20 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Бәйге шартлары буенча, мәктәп укучылары компьютердан файдаланучыларны шәхси кабинет теркәргә һәм электрон түләүләр башкарырга өйрәтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев