Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гаражда янып беткән +ФОТО

Бүген иртәнге биштә Тукай районы Татарстан совхозы поселогында гараж эчендә машина тулысынча янып бетә. Йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәнчә, гаилә алдагы көндә кичке сәгать биштә, шәһәрдән кайтып, машинаны гаражга кертеп, зур йозак белән бикләп куя. Машина хуҗасы, кино карап, төнге бердә генә йоклап китә. Кара таңнан машинасының пульты тавыш...

Гаражда янып беткән +ФОТО

Бүген иртәнге биштә Тукай районы Татарстан совхозы поселогында гараж эчендә машина тулысынча янып бетә.

Йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәнчә, гаилә алдагы көндә кичке сәгать биштә, шәһәрдән кайтып, машинаны гаражга кертеп, зур йозак белән бикләп куя. Машина хуҗасы, кино карап, төнге бердә генә йоклап китә. Кара таңнан машинасының пульты тавыш бирә. Хуҗа сүндереп куя да, йоклавын дәвам итә. Тик пульт тагын сызгыра башлый. Йокысы килгән кеше, тәрәзәгә карамый-нитми генә, пультның батареяларын алып ук куя.

Гаиләне, гаражда төтен дип, күршеләре уята. Хуҗа кеше гаражны ачканда инде машина янына керерлек булмый, төтен һәм резина янган зәһәр ис бөтен гаражны камап алган була. Янгын исә алдагы уң як тәгәрмәч тирәсеннән башлана, ди машина хуҗасы. Утны башта кар ыргытып сүндермәкче булалар. Тик сүндерә алмасларына инангач, "пожарникларны" чакыралар.

24 квадрат метрлы тимер гараж эчендәге 2011 елгы Хундай Соната машинасы тулысынча янып бетә. Янгынны машина җылыту систамасы чыбыкларыннан чыккан дип фаразлыйлар. Ул чыбыклар нәкъ менә алгы уң як тәгәрмәчләр яныннан үтә. Хуҗа да машинада йөргән вакытта ниндидер ис чыгуын сизә торган булган, тик моңа артык игътибар бирмәгән, дип хәбәр итте безгә Тукай районы буенча ОНДиПР өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18071-garazhda-yanyip-betkәn-%20foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined