Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр начар солдат булмас

Якын-тирә районнардан армиягә алынасы егетләр бу атнада Чирмешәндә ярыштылар. Булачак солдатларның төз атуларын, беләкләренең көчен, җитезлекләрен тикшерделәр.

Айнур Газизов – Лашман авылыннан, Чирмешән аграр техникумында  авыл хуҗалыгы техникасы  механигы һөнәрен үзләштерә, язга диплом алырга тиеш. Спорт белән дус, бигрәк тә көрәш бәйгеләрендә үзен таныткан егет.

-Армиягә барасым килә, үземне сынап карау, дөнья күрү, кеше белән аралашырга өйрәнү зыян итмәс. Ничек булыр, хәрби һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланам, исәнлегемә зарланмыйм. Спортны да яратканлыктан, хезмәт авыр булмас, дип уйлыйм, - ди ярышта гер күтәрүдә җиңү яулаган якташыбыз.

Айнурның курсташы, Чирмешәннән Андрей Тимофеев яшереп тормады:

-Алсалар – барам, алмасалар – артык борчылмам, кем әйтмешли, иллегә - илле. Болай армиягә барырга мин әзер. Нинди гаскәр булуы мөһим түгел.

Әйе, Андрей да солдат хезмәтенә әзер булуын ярышларда дәлилләде. Противогаз киюдә, автомат сүтеп-җыюда аңа тиңнәр булмады, мылтыктан төз атуда да ул – икенче урында. 

Призывниклар арасында баручы республика спартакиадасы кысаларындагы әлеге бәйге сынауларын Әлки, Нурлат, Аксубай, Чистай, Спас, Алексеевск  районнарыннан килгән егетләр дә узды. Кайбер районнар, комиссариатлары уртак булганлыктан, бер командага берләште. Алар пневматик мылтыктан аттылар, вакытка противогаз киделәр,  йөгерделәр, турникта тартылдылар,  гер күтәрделәр, аркан тарттылар, АК-74 автоматын сүтеп-җыйдылар. Нәтиҗәдә, Чирмешән командасы бәйгенең җиңүчесе булып танылды, икенче урында - чистайлылыр, өченчедә Алексеевск районы командасы. Шәхси беренчелектә безнең егетләрдән Данил Албузов противогаз киюдә  - икенче, Артур Вәлиәхмәтов  автомат сүтеп-җыюда,  Сергей Инякин автомат магазинына патрон тутыру тизлегендә  өченче урыннар яуладылар.    

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев