Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге "Кояшлы" лагере сезон ачылуын көтә

"Кояшлы" ял һәм сәламәтләндерү лагере 10 июньдә бәләкәй хуҗаларын кабул итәчәк.

Беренче сменада монда , 21 көн дәвамында, 7 яшьтән 15 яшькәчә 45 бала ял итәчәк.  Икенче сменада да 55 бала 21 көн ял булачак, өченче сменада, ул 1 августтан башлана, 50 укучы 18 көн дәвамында сәламәтлеген ныгытыр. Ә дүртенче сменада 25 балага 7 көн ял итү мөмкинлеге тудырылачак.

Балаларны  биш тапкыр ашатачаклар, алар өчен кызыклы чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыкларында барысына да урын җитәр.

Һәр сменада балалар район үзәгендәге бассейнда су керәчәк, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка сәяхәтләр булыр. Ял итүчеләргә балигъ булмаганнар эшләрен профилактикалау бүлекчәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре, электрчылар катнашында мавыктыргыч очрашулар оештырмакчылар.

Сүз уңаеннан, яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлектән хәбәр итүләренчә, биредә беренче сменага юлламалар әле дә бар.

8 июньнән мәктәп яны лагерлары да үз ишекләрен ача. 12 мәктәп базасында оештырылган лагерьда 485 укучы ял итәр, икесе - хезмәт һәм ял лагере, аларда 45 укучы 18 көн дәвамында ялны хезмәт белән чиратлаштырачак.

Болардан тыш райондашларыбыз “Сәләт” лагерына да барачаклар, анда дүрт сменада 72 бала  күңелле һәм  файда белән җәйге каникулларының бер өлешен уздырачак.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев