Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы мәктәпләрендә “Саннар дәресләре” уза

«Саннар дәресе» (“Урок цифры”) Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында 1 нче Чирмешән мәктәбендә ачык дәрес узды.

Чара укучыларда санлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәресне информатика укытучысы Илдус Бәдертдинов үткәрде.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да катнашты.

"Саннар дәресе" Бөтенроссия акциясе Россиядә информатика көненә багышланган һәм программалаштыру күнекмәләренең практик күнегүләре белән информатика дәресләре циклыннан гыйбарәт, ул республиканың барлык мәктәпләрендә берничә этапта  бер үк вакытта уза. Акция барышында 1-11 нче сыйныф укучылары программалаштыру нигезләре белән танышалар һәм санлы технологияләр дөньясына чумалар. Укытучылар өчен бу укучыларның информатика белән кызыксынуларын заманча уен һәм интерактив технологияләр ярдәмендә күтәрү мөмкинлеге дә.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев