Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән эшмәкәрләре республика ярдәменә өметләнә ала

Коронавирус белән бәйле хәл - үзизоляция урта һәм кече эшмәкәрләрне дә кыен хәлгә куйды, кайберләренең бизнеслары туктап калды. Шушы шартларда андыйларга дәүләттән ярдәм чаралары каралган.

Аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән эшмәкәрләр, Россия хөкүмәте карары нигезендә, үзләренә һәм хезмәткәрләренә түләргә минималь хезмәт хакы күләмендә  субсидиягә өметләнә, эш хакы түләргә процентсыз кредитка,  салымнар түләүне кичектерүгә һәм иминиятләү кертемнәре ставкасын киметүгә ия була ала.

Республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының райондагы төбәк вәкиле Ленар Камалов әйтүенчә,  бизнеслары аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән эшмәкәрләргә исә  республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды кече бизнес вәкилләренә 2 елга 100 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр, беренче алты айга 1 процентлы  ташламалы микрозайм тәкъдим итә. Бу - эшмәкәрләргә  җиһазлар алырга һәм хезмәткәрләргә  эш хакы түләргә булышачак.

-Шулай ук реклама кампаниясенә – 300 мең сум, сертификатлаштыруга 700 мең сум күләмендә кире кайтарылмый торган  субсидия алу мөмкинлаге бар. Кредитларның процент ставкаларын субсидияләү программасы да гамәлдә. Гомумән, эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында республикада 1,3 млрд сум акча бүленгән, - ди Ленар Камил улы.

Барлык төр ярдәмнәр, аларның шартлары хакында тулырак мәгълүматны       республиканың эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының райондагы төбәк вәкиле Ленар Камаловка 89046766781 телефон номеры буенча алдан язылып  алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев