Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чиратта тормыйча түлибез

Бүген вакытны әрәм итмичә, чиратларда тормыйча да коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә мөмкин, хәтта өйдән чыкмыйча да түләп була. Моның өчен бары интернет челтәренә тоташтырылган компьютер кирәк. Аннан соң uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет булдырасың. Аны теркәү өчен мобиль телефон номерын күрсәтү сорала. Аннары шул телефон номерына пароль килә. Билгеле, түләүләрне...

Бүген вакытны әрәм итмичә, чиратларда тормыйча да коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә мөмкин, хәтта өйдән чыкмыйча да түләп була.


Моның өчен бары интернет челтәренә тоташтырылган компьютер кирәк. Аннан соң uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет булдырасың. Аны теркәү өчен мобиль телефон номерын күрсәтү сорала. Аннары шул телефон номерына пароль килә. Билгеле, түләүләрне online режимда башкару өчен банк карточкасы булуы таләп ителә.

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен шәхси кабинет ачмыйча да түләргә була. Бу очракта түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм түләү күләмен компьютерда җыярга кирәк. Инфомат аша түләгәндә комиссия - 2, uslugi.tatarstan.ru аша - 1 процент.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакыты җитсә, почта бүлекчәсендә чиратлар барлыкка килә. Ә бит түләүләрне электрон формада ансат кына башкарырга мөмкин. Югарыда тәкъдим ителгәнчә эшләп карагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чиратларда тормыйча да хезмәтләр коммуналь өчен акча түләргә мөмкин

2
X