Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чалбар – хатын-кыз киемеме?

Мәктәп формасы Россиядә яңадан җәнҗал чыганагына әверелде. Бу юлы тарихка кереп калу "бәхете" Самара шәһәренең 22 номерлы мәктәбенә эләкте. Мәктәп директоры Евгений Лукоянов кыз балаларның мәктәпкә чалбар киеп килүләренә катгый тыю керткән. Беренче карашка бу тыюда җәнҗал чыгарырлык берни дә юк кебек. Чалбар - ирләр киеме, ирдәүкәлек исә кыз балага...

Мәктәп формасы Россиядә яңадан җәнҗал чыганагына әверелде. Бу юлы тарихка кереп калу "бәхете" Самара шәһәренең 22 номерлы мәктәбенә эләкте. Мәктәп директоры Евгений Лукоянов кыз балаларның мәктәпкә чалбар киеп килүләренә катгый тыю керткән. Беренче карашка бу тыюда җәнҗал чыгарырлык берни дә юк кебек.

Чалбар - ирләр киеме, ирдәүкәлек исә кыз балага бер дә килешми, гүзәл затка хас нәфислек, нәзакәтлелек сыйфатларын юкка чыгара. Аннан соң мәктәпкә яулыктан килгән кыз балаларга нәфрәт фонында илнең иң югары җитәкчелеге шулай килешкән иде: мәктәпләргә мәктәп формасын сайлау һәм кертү хокукы бирергә. Эш үткән ел Югары судка кадәр барып җитте, Президент Путин да, махсус указга кул куеп, укучы балаларның киемнәрен билгеле бер кысага куып кертте. Самара мәктәбе директоры нигездә шул указга таянып эш йөрткән, бары тик кайбер формаль процедураларны гына исәпкә алып бетермәгән. Рус мондый очракта: "Дело не стоит и выеденного яйца", - дип әйтергә ярата, ягъни игътибарга алырлык берни дә юк. Әмма эш зурга китте: аны Россиянең үзәк басмалары "Российская газета" һәм "Учительская газета" яктырттылар, прокуратура директорның гамәленә протест белдерде. Россия мәктәпләрендә әхлакый проблемалар җитеп ашкан: чыгарылыш кичәсендә укучыларның исерек кыланмышлары гына да мәктәпнең җәмгыятькә кемнәрне әзерләгәнен ачык күрсәтә. Әмма болар безнең прокуратураны да, суд органнарын да, югары җитәкчелекне дә артык борчымый. Кыз баланың чалбар киюдән мәхрүм калуы куркыта, яулык ябынып йөрүе аннан да ныграк өркетә.
Кыз баланың киеменә, бу очракта чалбарга, башка яссылыктан торып карыйк әйдә. Чалбар киеп йөрү кыз балага ниләр бирә дә, традицион хатын-кыз киеме - итәккә күчүдән кызлар нәрсә югалта? Табиб-гинекологлар чалбар киеп йөрү хатын-кызның җенес әгъзаларында инфекцион чирләр, кан әйләнеше бозылу, шулар нәтиҗәсендә яман шеш, сулы шеш, фибромиома кебек авыруларның тулы бер бәйләмен тәэмин итә, бөер чирләре китереп чыгара, хатын-кызны хатын-кыз итүче гормон - эстроген кытлыгына китерә дип чаң суга. "Яшьләрнең наданлык аркасында үз табигатьләренә каршы баруларын күреп тору әрнетә", - дип яза табиб-гинекологларның берсе бу уңайдан.
Чалбар кию сәбәпле, гүзәл зат булудан туктаган хатын-кызларга ирләрнең дә карашы тискәре. Ирләр, гадәттә, күзләре белән ярата, иркен киенүче хатын-кыз үзенең серлелеген югалта, көчле җенес аңа бозык максатлар белән генә тартыла. Нәтиҗәдә безнең җәмгыять кияүгә чыга алмаган кызлардан һәм никахсыз туган балалардан тора. Бүген дөньяга килгән балаларның 70 проценты - гражданлык никахы дигән сәер бәйләнеш җимешләре. 34 яшьлек Ольга Валяева хатын-кызларны үз табигатьләренә әйләнеп кайтырга чакырып, инде берничә популяр китап язып өлгерде. Чалбарны салып ташлап, итәккә күчкәч, бер ел эчендә үзендә булган үзгәрешләр турында язган мәкаләсе дә киң таралды. Бер ел эчендә үзендә булган утыз уңай үзгәрешне саный ул. Өч елдан соң тагын үзен бәхетле итүче 19 сәбәпне исәпләп чыгара. Болар арасында беренче урыннарда хатын-кыз сәламәтлегенең яхшыруы, йөклелек вакытының җиңел үтүе һәм бала табуның җиңеллеге кебек фактлар бар. Иң кызыгы: хатын-кыз күлмәге киеп йөри башлагач, Ольга үзенә иренең мөнәсәбәте нык үзгәрүен искә ала, кайчандыр аерылышу чигенә килеп җиткән парның гаилә бәхете табуын да киемендәге үзгәрешләрдән күрә. Аннан да кызыграгы шул: позитив үзгәрешләр Ольганың үзендә генә түгел, ирендә дә башлана. Монысына аерым игътибар итәргә кирәктер, мөгаен. "Иремнең кереме 30 тапкыр артты, - ди бәхетле хатын. - Бары тик өч ел эчендә. Менә нәрсә ул гаиләне тәэмин итүне иреңә ышанып тапшыру. Аның белән көрәшү түгел, конкурентлык түгел, кояш астындагы үз урыныңны дәгъвалау түгел. Ә тулысынча аңа тапшырылу. Күлмәк беренче адым булды. Күлмәкле килеш мин бик күп нәрсәне эшли алмыйм инде. Йөгерә алмыйм, ашыга алмыйм, авыр йөк күтәрә алмыйм. Һәм матур күлмәк кигәч, бәхәсләшәсе дә килми инде хәзер". "Өйдә һәрвакыт чәчәкләр, иремнән моңарчы ишетмәгән комплиментлар ишетәм, иремдә рухи яктан үсеш башланды", - дигән үзгәрешләр дә телгә алына. Күлмәкле хатынга чит ирләрнең дә карашы үзгәрә икән. Элеккечә хайвани дәрт белән түгел, хөрмәт белән карыйлар, ди. Моңарчы хатын-кызлар белән дуслаша алмаган Ольга җенестәшләре арасында дуслары артуын да билгеләп үтә.
Менә нинди зур һәм серле көчкә ия икән чын хатын-кыз киеме.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз киеме чалбар