Чалбар – хатын-кыз киемеме?
Мәктәп формасы Россиядә яңадан җәнҗал чыганагына әверелде. Бу юлы тарихка кереп калу "бәхете" Самара шәһәренең 22 номерлы мәктәбенә эләкте. Мәктәп директоры Евгений Лукоянов кыз балаларның мәктәпкә чалбар киеп килүләренә катгый тыю керткән. Беренче карашка бу тыюда җәнҗал чыгарырлык берни дә юк кебек.
Чалбар - ирләр киеме, ирдәүкәлек исә кыз балага...