Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Әби, бәлки миңа үләргәдер?»

***Ишек артыннан шыпырт кына шушы сүзләр ишетелде. Шушы баланың әнисе белән сөйләшүче әби кеше трубкасын атып балага ташланды. Аның күзләрендә мөлдерәмә яшь, үзе кылтырый, күңеле бик ярсыган иде. - Ни сөйлисең син, бәбкәм? Ни диюең, улым? - дип, кочаклап әби үзе дә яшьләрен тыя алмады. Рөстәмнең бәхетле балачагы төгәл 4...

***Ишек артыннан шыпырт кына шушы сүзләр ишетелде. Шушы баланың әнисе белән сөйләшүче әби кеше трубкасын атып балага ташланды. Аның күзләрендә мөлдерәмә яшь, үзе кылтырый, күңеле бик ярсыган иде.

- Ни сөйлисең син, бәбкәм? Ни диюең, улым? - дип, кочаклап әби үзе дә яшьләрен тыя алмады.

Рөстәмнең бәхетле балачагы төгәл 4 яшенә кадәр дәвам итте. Ул вакытта әти-әнисе белән яши иде шул. Цирк, театр, зоопаркка йөртәләр, сораган уенчыкларын алалар, ялларны бергә үткәрәләр, гел иркәләп яраталар иде. Әтисе аны җилкәләренә утыртып өй буенча «самолет»та әйләндерә иде. Әнисе иртән назлы тавышы белән уята, тәмле пәрәмәчләр белән сыйлый, «улым-алтыным» дип дәшә иде. Иде… Ул барысын да хәтерли…

Рөстәмнең туган көне алдыннан әтисе эшен югалтты. Әйбәт түләнүче, җиңел, графигы уңайлы булган эшеннән, нахак бәла ягулары аркасында гына 30-га якынлашып килүче ир-атка китәсе авыр булды. Яңа эш табылмады да табылмады. Өйдә бәхәсләр ешайганнан ешайды. Акча юклык үзәккә үтә шул.

- Әтием, әнием, талашмагыз инде! Мин сезне бик ялатам! Дуслашыгыз! - дип, тәкрарлады бала. Ишетүче генә булмады.

Көннәрдән беркөнне әнисе бакчадан килеп алгач, моннан соң әбиләрендә яшиячәкләрен белдерде.

- Булдыксыз атаң аркасында квартирага түләп барырга акча юк! Ул бабаларыңда яшәр.
- Мин әтиемне моннан соң күрмиячәкменме? Ул бүтән минем әтием түгелме?
- Синеке, әлбәттә, улым, - диде ана йомшарып китеп. Безнең янга килеп йөрер, элеккегечә уйнарсыз, борчылма.

Әтисе башта, чыннан да, гел килеп йөрде. Ул яктагы әби-бабай янына алып барыр иде. Алар да Рөстәм өчен өзелеп тордылар.

Тик тора-бара әтиле яллар сирәгәйгәннән сирәгәйде.

- Әти, бу ялларда тирга барабызмы? Мин сине шундый сагындым! - дип Рөстәм әтисенә телефон аша өзгәләнә башлады.
- Улым, бу ялларда да эшлим шул, вакытым бөтенләй юк.

Әнисе дә эшкә урнашты, әбисе дә. Руслан кичкә кадәр балалар бакчасында берүзе моңайды. Беренче тапкыр аны алырга килмәгән көнне бала тормышының никадәр авыр булачагына төшенде. Төнге каравылчы белән утырулар күңеленә моңсулык иңдерде. Тәрбиячеләрнең зарларына да әнисенең исе китмәде, чөнки үзенең шәхси тормышын җайлый башлаган иде.

Озак та үтмәде, Рөстәмне Рифат абый белән таныштырдылар. Бер күрүдән үк бер-берсенә күңелләре ятмады. Рифаты туктаусыз сәгатенә карады, әнисен ашыктырды, ә Рөстәмгә караш ташламаска тырышты.

Шуннан соң әнисе дә өйдә сирәк күренә башлады, тора-бара бөтенләй Рифат абый янына күчте.

- Рөстәм, улым, син әбиең янында калып торырсың, моннан бакчага да якынрак. Соңрак что-нибудь придумаем, - дип аның язмышын бик җиңел хәл итте.

Әтисе дә өйләнде. Тетя Света беренче карашка бик мөләем, сөйкемле тоелды. Бала көтә башлагач әтисе ягыннан булган әби-бабай квартираны аларга калдырып, авылдагы өйләренә күченеп кайтып китте. Рөстәм аларга да чит кеше булды да куйды.
Әтисе үзенә алып барганда бергә мультиклар карый, балалар мәйданчыгына чыгып уйный иделәр. Аннан тетя Света кечкенә малай бәби алып кайтты, шуннан балалар бакчасыннан кайтып инфекция йоктырмасын өчен Рөстәмне кунакка алып килми башладылар.

Әнисе ике-өч айга бер килеп китә, акча калдыра торган булды. Озакламый аның да кызы туды. Әбисе хәзер икенче оныгын да карашырга йөри башлады. Рөстәмгә баланы күрсәтмәделәр дә: йокысыннан уятасың, борчыйсың, куркытасың… сәбәпләр күп булды.

Бакчадан балаларын әти-әниләре алырга килгәндә Рөстәмнең кызыгудан күзләре яна иде. Ул усал малайга әйләнде, үз эченә йомылды, беркем белән сөйләшмәде, дуслары да булмады. Туган көне белән бакчада котлаучы түгел, белүче дә булмады. Әнисе әбисе аша, әтисе бакчага китерде бүләген.

Көзен Рөстәм мәктәпкә китте. Әтисе эшеннән сорап ярты сәгатькә килеп китте, әнисе килә алмады: баласы авырып киткән икән. Рөстәмне шунда ук «продленка» төркеменә билгеләделәр.

- Начар укысаң интернатка бирәм! - дип куркытып куйды әбисе.

Беркемгә кирәкмәгәнен аңлаган Рөстәмне бу бик куркытты. Шушы сүзләрне һәрдаим күңелендә йөртте, иң курыккан төшенә әверелде.

Бүген мәктәптән кайтышына әбисе әнисе белән телефоннан сөйләшә иде.

- Аякларым бик сызлый, кызым, шешәләр. Бульнискә ятарга кушалар, тикшеренергә диләр. Рөстәмне нишләтербез инде..

Ә Рөстәмнең күз алдыннан интернат коридорлары узды. Менә ул шунда берьялгызы, аны 5Б сыйныфында укучы явыз Ванек кыйный, менә кәефсез тәрбияче апасы кабат кычкыра, ул ашарга барырга да куркып бүлмәсендә утыра… Юк, болай яшәүнең мәгънәсе юк, мин яшисем килми!

- Бәлки миңа үләргәдер, әби?

P.S.: Әлеге язма шушындый тормыш авырлыклары алдында калган әти-әниләргә сабак булсын өчен тәкъдим ителде. Балагызны читкә какканчы үзегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз әле. Намусыгызга тимәсә, барысын да ничек бар, шулай калдырсагыз да була.

Ни сәбәпле беренче уңышсыз никахтан туган балалар бәхетсезгә әверелә? Ник берегезгә-бер кирәкми? Ник ул артык? Аның күз яшьләре өчен кайсыгыз җавап бирер? Тормышка, бәхеткә ышанырга кем өйрәтер? Сез моннан соң ничек бәхетле картлыкка өмет тотарсыз?

Чыганак: http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/11505/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined язмышлар