Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Без дә Гагаринны озатыштык

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче булып космик корабльдә галәмгә очкан Юрий Гагаринның 1968 елның 27 мартында, 34 яшендә авиация һәлакатендә гомере өзелде. Советлар Союзы Героен Кызыл мәйданда җирләделәр. Гагарин белән хушлашу вакытын телевизордан да күрсәттеләр. Ул чакта мин әле кечкенә идем. Бүген инде мәрхүмнәр - Габделхак абзый һәм Ралия...

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче булып космик корабльдә галәмгә очкан Юрий Гагаринның 1968 елның 27 мартында, 34 яшендә авиация һәлакатендә гомере өзелде.


Советлар Союзы Героен Кызыл мәйданда җирләделәр. Гагарин белән хушлашу вакытын телевизордан да күрсәттеләр.

Ул чакта мин әле кечкенә идем. Бүген инде мәрхүмнәр - Габделхак абзый һәм Ралия апа Харисовларда авылның ярты халкы җыелган иде кебек, чөнки башкаларда телевизор юк, Әмирдә берничә кешедә генә.

Барысы да өй эченә сыймады, кемнәрдер урам якта гына ба­сып торды. Күзләрдә - яшь тамчылары. Легендар кос­монавтны шулай озаттылар.

Әле шул да хәтердә, телевизион репортаж вакытында ут сүнде. Сә­бәбе - ут сүндергеч-кабызгыч пробка янды, диделәр. Яңасы булмагандыр инде, иске пробкага каяндыр нәзек тимерчыбык чорнадылар да, ул чакта шулай эшлиләр иде, урынына борып куйдылар. Ут кабынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined космос