Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Акча санаганны ярата

Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләүче коррупциягә каршы советның күптән түгел узган утырышында безнең район адресына да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Баштан ук әйтим, әгәр дә һәр җитәкче, муниципаль хакимият органнары вәкилләре үз бурычларын намус белән җиренә җиткереп, эшләрен принципальлек күрсәтеп, таләпчәнлек белән башкарсалар, андый шелтәләр булмас та иде. Төзелеш өлкәсен генә...

Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләүче коррупциягә каршы советның күптән түгел узган утырышында безнең район адресына да тәнкыйть сүзләре яңгырады.

Баштан ук әйтим, әгәр дә һәр җитәкче, муниципаль хакимият органнары вәкилләре үз бурычларын намус белән җиренә җиткереп, эшләрен принципальлек күрсәтеп, таләпчәнлек белән башкарсалар, андый шелтәләр булмас та иде.
Төзелеш өлкәсен генә алыйк. Монда, башкарылган эшләрне ничек кабул итү мәсьәләрендә сорау туа. Әйтик, бу елның яз аенда Девичья Поляна авылында су башнясы ава. Югыйсә, әлеге объект (подрядчы - "Раминвест" ҖЧҖе) 2012 елда гына төзелгән. Халыкны су белән тәэмин итү өчен биредә янә ремонт ясарга туры килә. Әгәр дә җаваплы затлар әлеге объектта төзелеш сыйфатына таләпчән булсалар, бюджет акчаларын заяга туздырырга туры килмәс иде.
Коррупциягә каршы республиканың районда эшләнгән эксперт төркеме район кулланучылар җәмгыятенең кырыкка якын объектының кадастр исәбенә куелмавын ачыклады. Димәк, район бюджетына җирдән һәм күчемсез милектән файдаланган өчен күпмедер салым кермәгән дигән сүз.
Ә бит монда районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вакытында тәртип урнаштырырга тиеш иде.
Муниципаль контрактны тиешенчә үтәмәүчеләргә карата штрафлар салынмау, эш күләмен арттыру нәтиҗәсендә җирле бюджетка 1 миллион сум диярлек зыян килгән. Муниципаль милектә булган биналарның һәм җир участок- ларың тиешле килешүләрсез генә арендага бирелүе сәбәпле 150 мең сум тирәсе акча алып җиткерелмәгән.
Эксперт төркеме авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә җитешсезлекләргә - терлекләрнең баш санын һәм сөт саву күләмен өстәп язуларга тап булды. Бу ялган күз буяу гына түгел, конкурентлашырлык җитештерүне кызыксындырудан мәхрүм итте һәм шул ук вакытта дөрес булмаган юл белән субсидияләр алырга мөмкинлек биргән.
Һәр җитәкчедән үзенә йөкләнгән эшне җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкару, кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итү сорала.
Рәсим Шәрифуллин, Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined