Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Африка чумасы – куркыныч чир

Дуңгызларда африка чумасының республика территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау максатында дуңгыз үрчетү предприятиеләрендә ябык типтагы эш режимын тәэмин итү турында карар кабул ителде; гражданнарның шәхси һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында асралучы дуңгызларны да чыгарып йөртү тыела. Республика штабы утырышында Россиядә африка чумасы буенча эпизоотик хәл һәм муниципаль районнарда әлеге...

Дуңгызларда африка чумасының республика территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау максатында дуңгыз үрчетү предприятиеләрендә ябык типтагы эш режимын тәэмин итү турында карар кабул ителде; гражданнарның шәхси һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында асралучы дуңгызларны да чыгарып йөртү тыела.


Республика штабы утырышында Россиядә африка чумасы буенча эпизоотик хәл һәм муниципаль районнарда әлеге куркыныч чирнең таралуына каршы күрелүче чаралар турында мәсьәләләр каралды.

Барлык милек формаларындагы дуңгызларга да классик чумага каршы вакцина ясауны дәвам итәргә кирәк.

Читтән кертелүче дуңгызлар һәм дуңгыз итеннән эшләнгән продукция, чималны да кырыс контрольдә тоту таләп ителә. Россельхознадзорның 27.04.2012 елгы карары нигезендә, базарларда дуңгыз итен сату түбәндәге шартлар нигезендә генә башкарылырга тиеш:

- терлекләр РФнең башка субъектларыннан кертелгән очракта 2 яки 4нче формадагы ветеринария белешмәсе һәм 1нче формалы ветеринария таныклыгының күчермәсе булганда.

Дуңгыз ите Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән булса, 2нче санлы таныклык яки "Алдан каралган" дигән штамплы 4нче белешмә булу таләп ителә. Шулай ук җирле үзидарә органының хуҗалык кенәгәсеннән дә күчермә (выписка) кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африка чумасы таралуына юл куймау