Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлавы.

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.

 Герб һәм Гимн белән беррәттән дәүләтнең төп символларының берсе булган Россия әләме төсләрендә күпмилләтле халкыбызның рухы һәм ышанычы, какшамас батырлыгы һәм намусы, азатлык һәм гаделлек идеяләренә тугрылыгы кебек  тормышның төп принциплары чагылыш тапкан. Дәүләт флагы иң әһәмиятле вакыйгалар вакытында күтәрелә. Халыкара очрашулар һәм сөйләшүләр дә ансыз үтми. Ул россиялеләрнең хезмәттәге һәм фән, икътисад, мәдәният, спорт кебек барлык өлкәләрдәге казанышларын бәйли. Яңа уку елы башыннан патриотик тәрбия бирү һәм тарихи рухи-әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт белән карау максатларында илнең барлык мәктәпләрендә һәр атна илебезнең Дәүләт флагын күтәрү һәм Гимнын башкару тантанасыннан башланачак.

Россия Федерациясенең төп көче – аның талантлы һәм тырыш, Ватаныбызның уңышлы һәм якты киләчәге өчен хезмәт куючы халкы. Гражданнар бердәмлеге һәм конфессияара татулык, үзара ышаныч һәм мәдәниятләрнең рухи бөтенлеге, күп гасырлык традицияләрнең һәм гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчүе, бай табигый һәм интеллектуаль потенциал – болар барысы да  безнең киләчәгебезнең ныклы нигезен тәшкил итә. Безне, Татарстан Республикасы халкын, бердәм Россия дәүләте гражданнарын, рухи бергәлек һәм Ватанга тугрылык хисе берләштерә. Бүгенге катлаулы шартларда без милли лидерыбыз – Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга теләктәшлек белдерәбез һәм бердәмлек күрсәтәбез. Ышанам ки, иңне-иңгә куеп, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз һәм, барлык уйларыбызны тормышка ашырып,  куелган максатларга ирешәчәкбез.

Кадерле дуслар! Россиянең барлык гражданнары өчен, аларның этник һәм социаль хәленә бәйсез рәвештә, аеруча әһәмияткә ия булган әйберләр һәм символлар бар. Алар исәбенә, һичшиксез, илнең төп символик атрибутлары керә. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятуын телим. Тынычлык, иминлек һәм бәхет сезгә, хөрмәтле ватандашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев