Татар халкын таныткан әдип
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Әле ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатен үстерүгә дә йогынты ясый. Г.Тукайның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләр бик сирәк. Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә...
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Әле ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатен үстерүгә дә йогынты ясый.
Г.Тукайның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләр бик сирәк. Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгышлык булмас.
Кызганыч әдипкә иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләм 1913 елның апрелендә туктап кала. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән соң нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.
Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. Ул олы иҗат юлында бик әһәмиятле вазифа башкарырга өлгергән. Аның иҗаты - татар халкының йөз аклыгы. Мондый шагыйре булган милләт - зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.
Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә "узган гасыр" булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләре һәрвакыт халык күңелендә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышлап, район үзәгендә шигырь бәйрәме үткәрелә. Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданда 26 апрель көнне, 13 сәгатьтә башланачак бу чарада мәктәп укучылары нигездә шагыйрьнең иҗаты белән таныштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев