Татар халкын таныткан әдип
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Әле ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатен үстерүгә дә йогынты ясый.
Г.Тукайның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләр бик сирәк. Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә...