Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмирдә балалар өчен зур бәйрәм - Сабантуй оештырганнар

    Әмир авылында икенче ел рәттән балалар өчен зур бәйрәм оештыралар.

    Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган әлеге чарада сабыйлар гына түгел, әти-әниләре, әби-бабайлары да күңел ачканнар. Авыл көне уза торган мәйданда үткән балалар Сабан туенда әмирлеләр һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар төрле бәйгеләрдә көч сынашканнар. Билгеле, уеннарда катнашучыларга бүләкләр дә тапшырганнар. Аларны нәниләргә авыл мәчете әзерләгән. Оештыручылар моның өчен авылдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Гөлшат Әгъләмова фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: