Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ирләребез – гаилә терәге

"Ватан сакчысы көне"ндә ир-егетләребезгә игътибар арта. Аларга матур сүзләр, изге теләкләр ешрак әйтелә бу бәйрәмдә. Чын ир-егетләр нинди булырга тиеш? Хатын-кызларыбызны тыңлыйк әле. Светлана Хуҗиханова (Чирмешән): - Минем күзлектән карганда ир-ат иң элек көчле, ышанычлы булырга, сүзендә тора, ярата да белергә тиеш. Рәмилә Имамиева (Якты Тау): - Чын ир-егет бөтен...

"Ватан сакчысы көне"ндә ир-егетләребезгә игътибар арта. Аларга матур сүзләр, изге теләкләр ешрак әйтелә бу бәйрәмдә.

Чын ир-егетләр нинди булырга тиеш? Хатын-кызларыбызны тыңлыйк әле.


Светлана Хуҗиханова (Чирмешән): - Минем күзлектән карганда ир-ат иң элек көчле, ышанычлы булырга, сүзендә тора, ярата да белергә тиеш.

Рәмилә Имамиева (Якты Тау): - Чын ир-егет бөтен яктан да килсен: тәртипле һәм бөтен кешегә дә үрнәк булсын. Уңган, батыр ир-ат - чын гаилә терәге.

Ольга Павлова (Иске Элмәле): - Чын ир-ат нинди була дип сорагач, минем күз алдыма ирем килеп баса. Мин аның белән "таш стена артында" кебек яшим. Аннан соң ир кеше йорт төзергә, агач утыртырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Минем ирем барысын да эшләде, балаларына үрнәк әти, минем ышанычлы терәк ул. Ир-ат көчле, нык һәм гаилә учагын саклаучы кеше.

Җәмилә Шәйхетдинова (Лашман): - Чын ир-атны үзендә җаваплылык тоеп, гаиләнең терәге, аны тәэмин итеп торучы буларак күзаллыйм. Идеаль ирнең хатыны хатын-кыз бәхетен тоеп яши, балалрына киңәшче, ярдәмче, туганнарының да ышанычын аклап, терәк булырга тиеш дип саныйм. Мин үзем ирем ышыгында яшим.

Галия Антоненко (Югары Кармалка): - Ир-ат иң элек хатын-кызны хөрмәт итәргә, балаларына үрнәк булырга тиеш. Шул вакытта ул үзе дә хөрмәтле ир һәм әти. Ир-ат йомшак күңелле һәм ярдәмчел дә булсын. Минем иремдә бу сыйфатлар бар дип саныйм. Икебезнең яшь аермабыз зур булса да, тату гаиләбездә балалар үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр