23 февраль 2017 яңалыклары
-
Кәрәзле телефоннар сүнәргә мөмкин
Рентген лабораториясе белгечләре 25 һәм 28 февральдә Кояшка "һөҗүм" булуы ихтималын фаразлый. Бу магнит дулкыннары тибрәнүенә китерәчәк. Магнит давыллары кәрәзле элемтә өзеклекләренә китерергә һәм кыска ялганышлар китереп чыгарырга мөмкин. Мәгълүмат: http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/21782-kәrәzle-telefonnar-sүnәrgә-mөmkin.html
-
Тагын юл һәлакәте: үлүчеләр бар
Бу юлы коточкыч авария М-7 трассасының 883 нче километрында була. Балык Бистәсе районында ике зур йөк автомашинасы бәрелешә. Алар шулкадәр нык бәрелешә, кабиналары яньчелеп бетә. ярдәмгә коткаручылар килә. Юл һәлакәте 59 яшьлек ир-атның гомерен өзә, 49 яшьлек зыян күрче шифаханәгә озатыла.
-
Юлларда сак булыгыз - көчле бозлавык
Иртәгә, 24 февральдә, төнлә hәм көндез Татарстанда юлларның кайбер участокларында көчле бозлавык булачак дип кисәтә Татарстан синоптиклары. Кар явачак һәм температура көндез +1 градус җылылык; төнлә - 3 градус салкынлык булыр дип көтелә.
-
Ирләребез – гаилә терәге
"Ватан сакчысы көне"ндә ир-егетләребезгә игътибар арта. Аларга матур сүзләр, изге теләкләр ешрак әйтелә бу бәйрәмдә. Чын ир-егетләр нинди булырга тиеш? Хатын-кызларыбызны тыңлыйк әле. Светлана Хуҗиханова (Чирмешән): - Минем күзлектән карганда ир-ат иң элек көчле, ышанычлы булырга, сүзендә тора, ярата да белергә тиеш. Рәмилә Имамиева (Якты Тау): - Чын ир-егет бөтен...
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ
23 февральдә без Ватан мәнфәгатьләрен якларга һәрвакыт әзер торган чын ир-егетләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көнне кырыс армия хезмәтен үтеп кайтучыларны да, бүген кешеләрнең тыныч тормышын саклап, Россиягә намуслы хезмәт итүчеләрне дә котлыйбыз. Бу бәйрәм буыннарның үзара бәйләнешен, данлы хәрби традицияләрнең күчә баруын гәүдәләндерә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының, кайнар нокталарда...