Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чүлмәк ваттылар
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чүлмәк ваттылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Сабан туе оештырдылар.

Биредә яшәүчеләр бәйрәм мәйданчыгында уен-бәйгеләрдә көч сынашты: капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, кайчы белән бүләкләр кисеп алдылар...

Сабан туе кунаклары чара ахырында бәйрәм табынында сыйланды, аның чыгымнарын “БИО-АГРО” җәмгыяте күтәргән, йорт-интернатта яшәүчеләр юмарт иганәчеләргә рәхмәт җиткерә.

 


Нет комментариев