Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән яшьләре Россия көне уңаеннан велойөрешкә чыктылар

Асфальтта рәсем ясау, спорт уеннары, ил әләме белән урамнарны әйләнү... 12 июнь – Россия көне уңаеннан районда әллә никадәр кызыклы чара оештырылды.

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов якташларыбызны һәм кунакларны  илкүләм бәйрәм - Россия көне белән иң әүвәл район үзәгендә үткән Сабан туенда тәбрикләде һәм байтак якташларыбызга дәүләт  бүләкләре тапшырды. Әлеге чарада Россия, Татарстан һәм район  әләмнәрен тантаналы шартларда күтәрү хөрмәте  авыл хуҗалыгында хезмәт куючы иң алдынгы райондашларыбызга бирелде.

11, 12 июнь көннәрендә, гомумән, Россия көненә багышланган байтак бәйрәм чаралары:  концерт, флешмоблар, спорт чаралары, викториналар үтте. 11 июнь кичендә  район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында оештырылган  бәйрәм концертында  яшьләр Россия флаглары белән узып, үзләренең патриот булуларын күрсәттеләр.

“Орион “ яшьләр үзәге һәм “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы бәйрәм уңаеннан автойөреш уздырдылар.  Аларның Россия флаглары күтәреп район үзәге урамнарыннан үтүе дә истә калыр.

Бәркәтә авыл мәдәният йортында “ Без бергә - Россия”  патриотик сәгате, Шешминкада “ “Минем Россия - минем илем”, Лагерка мәдәният йортында  “Илем минем - җирем минем” дип аталган һәм Кармышта, Урманасты Үтәмештә, Иске Элмәледә оештырылган башка чаралар да илгә мәхәббәт тәрбияләү хисләре тәрбияләүгә йөз тоткан иде. 

Югары Кәминкәдә балалар асфальтка рәсем ясады, бәйге “Мин Россияне яратам!” дип аталды. Иске Котыш мәдәният йортында, Андреевка авылы клубында да кызыклы чаралар оештырдылар.

Наталья Иляева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев