Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең яңа җитәкчесе юбилярны тәбрикләде

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Минсорур Галимовага 95 яшь тулды. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, Минсорур әби әле балаларын, оныкларын, оныкчыкларын да сөендереп, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын да калдырмый, әлегә кадәр гел уразаны да тоткан. Дөрес, соңгы вакытта начар ишетә башлаган. Лашман авылында туып үскән якташыбыз 1938нче елны...

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Минсорур Галимовага 95 яшь тулды. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, Минсорур әби әле балаларын, оныкларын, оныкчыкларын да сөендереп, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын да калдырмый, әлегә кадәр гел уразаны да тоткан.

Дөрес, соңгы вакытта начар ишетә башлаган. Лашман авылында туып үскән якташыбыз 1938нче елны Түбән Чегодай егетенә тормышка чыга. 1939нчы елны аларның беренче кызлары туа.
Бөек Ватан сугышы башланган елның августында Минсорур әбинең ирен-Мәхмүтне армиягә алалар. 1942нче елны ул фронттан I группа инвалид булып кайта. Бүген ире мәрхүм инде.
Галимовлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның алтысы сау-сәламәт, бер уллары вафат.
-Әниебезгә зур рәхмәт. Безне ул эшкә өйрәтеп, тормыш алып барырлык итеп үстерде, - ди Минсорур әбинең кызы Мөслимә апа.- Үзе дә колхозның бер эшеннән калмады. Әле бит 16 ел урында авырып яткан әтиебезне дә карады. Кирәк булганда таләпчән дә була алды.
Сүз уңаеннан, Минсорур апа "Ана даны" ордены белән бүләкләнгән.
Бүген Минсорур әби улы Мәсхүт һәм килене Әлфия белән яши.
-Без әнине кунакка да алып китәбез, ул бераз торуга тизрәк өйгә кайтасы килә башлый. Әлфиягә бик рәхмәт, ул әнине ничә еллар буе тәрбияли. Безне дә һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, озатып кала,- диләр әбинең балалары.
Минсорур Галимованың 18 оныгы һәм 30 оныкчыгы бар. Ул аларның барысын да исемләп белә һәм бик сирәк бутый.
-Узган елны әнине Казанга алып барган идек,- ди әбинең Чистайда яшәүче кызы Халидә апа. - Кол Шәриф мәчетен карарга бер урамнан бардык, икенчесеннән кайттык. Әни шуны сизеп алды: "Без бит башка урамнан бардык",- димәсенме! Искиткеч зиһенле ул.
Минсорур Минач кызын олуг юбилее белән котларга районның яңа җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да килде. Ул юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды. Әби дә җавапсыз калмады, кунакларга рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, тынычлык теләп, дога кылды.
Декабрь аенда тагын берничә якташыбыз үзләренең юбилейларын билгеләделәр.
Бәркәтәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хафиз Минхәеровка 90 яшь тулды. Фронтовик Хафиз Минхамәт улы 40 елга якын колхозда тимерче булып хезмәт куйган. Хатыны Нәкыя белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бергә гомер итүләренә дә 64 ел булган.
Утыз Имәннән Мөзәянә Сәйфуллинага да елның соңгы аенда 90 яшь тулды. Үзенең хезмәт юлын Мөзәянә апа 12 яшьтән башлый, гомере буе колхозда төрле эшләр башкара. Күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән Мөзәянә апа ире Сәгыйть абый белән җиде баланы аякка бастыралар. Әлеге гаиләгә хәсрәт тә күп тигән, алар өч улларын, буй җиткән оныкларын җирләгәннәр.
Олы яшьтә булуына карамастан, әби әле бүгендә хуҗалыгын үзе алып бара дип була. Мөзәяәнә әби улы Фәрит белән гомер итә.
Лашман авылында туган Мәхтүмәне 18 яше дә тулмаган килеш димләп Керкәле авылына кияүгә бирәләр. Яшьләр бергә озак та яши алмыйлар, Рәхимҗанны фин сугышына алалар. Бераз вакыт узгач яшь хатын ирен эзләп юлга чыга. Авыл кызы Ленинградка кадәр барып җитә. Туган якларына яшьләр икәү бергә кайталар. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана, Рәхимҗанны фронтка хатыны һәм әле генә туган кызы озата. 1946нчы елда сугыш инвалиды туган якларына әйләнеп кайта. Исмәгыйловларның тагын җиде баласы дөньяга килә. Ике сугыш ветераны 87 яшендә 1999нчы елны вафат була. Әби бүген улы Минвәли, килене Нурдидә тәрбиясендә яши, аның 15 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Быел кыш чыгарга Әлмәттәге кызы Гөлсинә алып киткән.
Лашманда яшәүче Нәкыя апа Гатина туган көнен нәкъ 31 декабрьдә билгеләячәк. 90 яшен тутыручы әби әле аякта, кирәк булса кибеткә дә барып килә. Нәкыя әби 34 ел читтә яшәгән кеше. 1946нчы елны Свердловскийга китеп, металлургия заводында эшли. Ялга чыккач, 1978нче елны авылга кайтып урнаша. Аннан соң да әле колхоз эшләрендә катнаша. Кызганычка каршы, Нәкыя апа тормышка чыкмаган, балалары юк. Ул гомере буе үз көченә ышанып яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лашман Чегодай Юбилейлар Галимова