Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә ярминкәгә килүчеләрне коймак белән сыйладылар

Чирмешәндә кышны купшы бәйрәм ясап озаттылар. Май чабу – Масленицада мәдәният хезмәткәрләре, монда ук, ярминкәгә килгән кунакларны коймак белән дә сыйладылар.

“Кәравансарай” янындагы мәйданчыкта иртәнге сәгать 10да рус, чуваш, мордва милли киемнәре үрнәгендә киендерелгән карачкылар барын да күзәтеп тордылар. Тамаша сокландырырлык булды: район һәм авыл мәдәният йортлары коллективлары дәртле җырлар башкардылар, тамашачылар белән кулга-кул тотынышып биеделәр, бәйрәм белән котладылар, бәйрәм хуҗабикәсе Масленицага сәләтләрен күрсәттеләр. Шунда ук пешерелгән кайнар коймак, башка тәм-том тәкъдим иттеләр.

Кичтән котырган буран аркасындамы, ярминкәгә килүчеләр генә азрак иде сыман. Сатучылар турында әйтү. Алай да бүген байтак товар сатылды.

-Кама елгасында кармакка тотылган судак балыгы алып килдем, - ди Чистай кешесе Александр Осипов. – Төрле сорт, бер-берсен 400-600 сумга байтак алдылар.

Бәяләргә килгәндә, бу ярминкәдә азык-төлеккә ул элеккеге чама: өч литрлы банкадагы бал  - 1000, җимешләр – 250-300 сум (килосы), казларның эч-башы (комплекты) – 250 сум. Ит чүт кенә кыйммәтрәк – 380 сум иде. Ә кием-салымга акчаны күбрәк сорыйлар. Халык соңгы вакытта бераз кыйммәтләнгән ярмалар, тоз, шикәр комы, макарон, көнбагыш мае ише әйберләрне байтак алган. Без бит запас белән торырга, имеш-мимешләрне җитди кабул итәргә күнеккән халык.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев