Чирмешәндә үтәчәк "Көзге бал"га Казаннан ди-джей да чакырганнар
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә үтәчәк "Көзге бал"га Казаннан ди-джей да чакырганнар

2 ноябрь көнне кичке сәгать җидедә  район мәдәният йортында узачак әлеге чарада  “Көз королевасы”н да билгеләячәкләр. Матурлык бәйгесендә 16 яшьләре  тулган кызлар катнаша ала, моның өчен алар визитка һәм кул астындагы материаллардан ясалган сәхнә костюмы тәкъдим итәргә тиешләр.

Гомумән, “Көзге бал”ны оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрне башка сюрпризлар да көтәчәк, диделәр, аларның сер булып калуын теләделәр, шулай да,  дискотеканы Казаннан килүче профессиональ ди-джей алып барачагын әйттеләр.

Автор фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев