Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә “Гашыйклар көне“ концерт белән башлана

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм чарасы көндездән үк башланачак. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татарстан чаңгы юлы - 2016" ярышлары үтүче стадионда концерт күрсәтергә әзерләнәләр. Ә кичен, 19 сәгатьтә район мәдәният йортында дискотекага чакыралар. Ул уеннар, конкурслар белән үрелеп барачак. Бу бәйрәмгә карата безнең газета укучыларыбызның фикерләре...

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм чарасы көндездән үк башланачак.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татарстан чаңгы юлы - 2016" ярышлары үтүче стадионда концерт күрсәтергә әзерләнәләр. Ә кичен, 19 сәгатьтә район мәдәният йортында дискотекага чакыралар. Ул уеннар, конкурслар белән үрелеп барачак.
Бу бәйрәмгә карата безнең газета укучыларыбызның фикерләре нинди икән? Шул максат белән кайбер якташларыбыз белән элемтәгә дә кердек.
Мария Рыбакова: - Гашыйклар көне бик зур бәйрәм булмаса да, мин бу көнне онытмыйм, барлык туганнарга, дусларга "валентинкалар" бүләк итәм, аларны кулдан да ясыйм. Улым да классташларына үзенчә бүләк әзерли.
Гөлгенә Харисова: - Бу бик позитив, һәр яшь кеше өчен күңелле бәйрәм дип саныйм. Яратмаган, яратмаучы кеше яшәүнең тәмен белми. Гашыйк кеше күбрәк тормышның матур якларын күрә. Студент елларында ук бу бәйрәмне билгеләп үтә идек. Дуслар белән үзара "валентинкалар", йөрәк формасындагы сувенирлар бирешкән хәтердә. Мәхәббәт ул егет белән кыз арасында гына түгел, ана белән бала, ир белән хатын, дуслар арасында да була. Быел да бүләккә "валентинкалар" әзерләдем.
Людмила Калмыкова: - Инде балаларыбыз үсеп килсә дә, Гашыйклар көнендә ирем белән бер-беребезгә күңелле сюрпризлар әзерлибез. Балаларыбыз да классташларына бүләк бирәчәк.
Роза Җиһаншина: - Гашыйклар көне - яңа бәйрәм. Без аны, зурлап булмаса да, билгеләп үтәбез. Мин якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйлыйм, ә ирем чәчәкләр бүләк итә. Без мәктәптә дә укучыларга теләкләр язылган "валентинкалар" салу өчен тартма куйдык. Бүләкләрне кулдан да ясыйлар. Фантазиягә урын бар, укучылар хезмәт дәресендә хәтта тозлы камырдан да сувенирлар ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы концерт гашыйклар көне

2
X