Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының 15 йортлы Кызыл Чишмә авылы урамында концерт куйдылар

Утыз Имән мәктәбе укучылары, укытучылары, Кызыл Чишмә авылына экскурсиягә барып, анда өлкәннәр өчен урамда ук концерт куеп кайттылар.

Кызыл Чишмә кунаклары әүвәл авылда төзекләндерелгән чишмәләрне hәм истәлекле урыннарны карадылар, чишмә суыннан авыз иттеләр.

Җиде йортта даими яшәүчесе булган (җәйләрен  15 йортта)  кечкенә авылда  иң өлкән кешеләр - Мөхәррәмова Нурҗамал  hэм Каюмова Фирдәвес әбиләр.  Укучылар 1 октябрь - Өлкәннәр көне унаеннан аларны бәйрәм белән котладылар, урамда ук концерт куеп,  жырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

                                                                                                                                                                                                                                           Розалия Гыйззәтуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев