Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Мөхтәрәм, кадерле дин кардәшләребез!

Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм!

Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме – Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә булышса иде!

Аллаһыбыз Рамазанда кылган игелекле гамәлләребезнең, тоткан уразаларыбызның, укылган намазларыбызның, уздырылган ифтар мәҗлесләребезнең әҗер савапларын бирсен һәм дәвамлы булсын.

Ураза бәйрәме һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык һәм якты өметләр алып килсен.

Елларыбыз хәерле булып, киләсе Рамазан аебызны шатланып каршы алырга һәм ифтар мәҗлесләре үткәреп уразаларны тотарга насыйп итсен.

Зур хөрмәт һәм изге догалар белән, муниципаль район башлыгы

Фердинат ДӘҮЛӘТШИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X