Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Якты Тау фермаларында маллар юк

    Якты Тау фермаларындагы малларны үткән ел, туберкулез инфекциясе булуы ачыклангач, суеп, итлеккә озаттылар. Бу йогышлы чирдән арыну өчен фермаларда ике тапкыр дезинфекция - йогышсызландыру үткәргәннәр. Бүген Якты Тауда ферма территориясен һәм кардаларны тирестән арындыралар. Туберкулез чире булган хуҗалыкларны чирдән чистарту өчен республикадан акча бүлеп бирелгән. Шул акчага техника яллап, фермалардан...

    Якты Тау фермаларындагы малларны үткән ел, туберкулез инфекциясе булуы ачыклангач, суеп, итлеккә озаттылар.

    Бу йогышлы чирдән арыну өчен фермаларда ике тапкыр дезинфекция - йогышсызландыру үткәргәннәр. Бүген Якты Тауда ферма территориясен һәм кардаларны тирестән арындыралар.
    Туберкулез чире булган хуҗалыкларны чирдән чистарту өчен республикадан акча бүлеп бирелгән. Шул акчага техника яллап, фермалардан тирес чыгарталар. Соңрак, малларда туберкулез инфекциясе чире буенча уңышсыз саналучы Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш, Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авылларында да ферма территорияләре тирестән чистартылачак. Фермаларда һәм бөтен территориядә дезинфекция үткәреләчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: