Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Тартып-төртеп үстерсәң генә

    Яңгырлар булмау сәбәпле, чәчкәннәребез ныгып китә алмый. Шунлыктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда үсентеләрне тамырдан, өстән сибеп тә ашлама белән көчәйтәләр. Алар үзләрендә узган семинарда бу тәҗрибәләрен башка хуҗалык вәкилләренә дә сөйләде. -Менә бу кырда 40 көн элек арпа чәчкән идек. Шытымнар яхшы булды, тик бераздан гына үсентеләребез саргая башлады,- ди әлеге хуҗалык...

    Яңгырлар булмау сәбәпле, чәчкәннәребез ныгып китә алмый. Шунлыктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда үсентеләрне тамырдан, өстән сибеп тә ашлама белән көчәйтәләр. Алар үзләрендә узган семинарда бу тәҗрибәләрен башка хуҗалык вәкилләренә дә сөйләде.

    -Менә бу кырда 40 көн элек арпа чәчкән идек. Шытымнар яхшы булды, тик бераздан гына үсентеләребез саргая башлады,- ди әлеге хуҗалык агрономы Шамил Гасыров.- Ашлама сипкәч, күрәсез, кыр күзгә күренеп яшелләнде, матураеп китте.
    Күтәмәнең өч мең гектарлап чәчүлек җирләре бар. Бүген чәчкеч ярдәмендә чылбырлы ике трактор үсентеләргә тамырдан аммиак селитрасы кертә. Ә ашламаны, өстән сиптерү өчен, Казанның бер фирмасы белән килешү төзегәннәр. Аларның "Роса" дип аталучы "озын мыеклы" техникасы кырларга ашлама да, чүп үләннәренә каршы препаратлар да кертә. Авырлыгы бер тонналы машинаның 600 литрлы сыешлыгына - савытына салынган эремә заправкасы егерме гектарлап мәйданга исәпләнгән. Йөртүчесе Александр Ермолаев әйтүенчә, моның өчен 20-25 минут кирәк. Машина бу вакытта 10 километрлап ара уза. Күтәмәдә шул техника белән 1300 гектарга якын мәйданны эшкәрткәннәр.
    Семинарда әйтүләренчә, үсемлекләрне саклау буенча бүген "Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә дә байтак эш башкарганнар. "Лашман агрофирмасы" моның өчен шактый препарат алган.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов әлеге агротехник чараны барлык хуҗалыкларда да башкарырга кушты.
    -Район булышлыгы белән миллионнарча бәягә төшкән сыйфатлы орлыклар чәчтек. Әлеге кырларга аеруча игътибарлы булыгыз. Киләчәккә яхшы симәнәне шуннан алырга тиешбез, - ди җитәкче, белгеч. - Бүген чәчүлек кырларын тырмалап чыгу да корылыкка каршы көрәшүнең бер ысулы.
    Бер җыелгач, семинарда азык мәсьәләсен дә кузгаттылар. 2010 нчы елдагы кебек хәл - мең бәягә читтән сенаж, печән ташымас өчен, хуҗалыклар бүгеннән үк сенаж салу, азык әзерләү эшенә керешергә тиеш. Шәт, быел да район халкын яфраказык әзерләүгә җәлеп итәрләр. Бу хакта да сүз булды.
    Авыл хуҗалыгы белгечләрен күпьеллык үләннәрнең бик аз булуы да борчый. Элек чәчелгәннәр картайган: араларында 30 яшьлекләре үк бар икән. Ул кырларны сөреп кире чәчәргә кирәк. Көзен терлекләргә ашатырлык рапс, люцерна ише үсемлекләрне җәйдән чәчеп кую зарур.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: