30 май 2014 яңалыклары
-
Тартып-төртеп үстерсәң генә
Яңгырлар булмау сәбәпле, чәчкәннәребез ныгып китә алмый. Шунлыктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда үсентеләрне тамырдан, өстән сибеп тә ашлама белән көчәйтәләр. Алар үзләрендә узган семинарда бу тәҗрибәләрен башка хуҗалык вәкилләренә дә сөйләде. -Менә бу кырда 40 көн элек арпа чәчкән идек. Шытымнар яхшы булды, тик бераздан гына үсентеләребез саргая башлады,- ди әлеге хуҗалык...
-
Подписка тәмамланырга санаулы көннәр калды
Бүген Утыз Имәндә 103 гаилә "Безнең Чирмешән" газетасын алдыра. Икенче яртыеллык өчен әлегә иллеләп заказ биргәннәр. -Быел газета-журналларга язылу бәясе сизелерлек артты, подписка авыррак бара шул, - ди Утыз Имән элемтә бүлекчәсе начальнигы Мөнирә Шакирова. - Алай да 200ләп басмага заказ тутырдык инде. Әлеге элемтә бүлекчәсенә, елдагыча, 506 басмага заказ...
-
Чирмешәндә уңганнар аллеясы булачак
Район үзәгенең Карл Маркс урамында Хезмәт һәм дан аллеясы ясап, биредә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән якташларыбызның, хезмәт алдынгыларының портретларын урнаштырмакчылар. Элеккеге автовокзал белән үзәк арасындагы бу урамда төзекләндерү эшләре башланды инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, урамның ике ягына утыртылган агачлар арасына брустчаткадан тротуар җәеләчәк....
-
Чимал түгел, товар сатыйк
Гаҗәп хәл, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, халыктан җыелган сөтне үзебездә эшкәртеп сатардай предприятие юк. Югыйсә, безнең сөттән кефир, катык, каймак ише ризыклар ясап, читтә кемнәрдер файда күреп ята. Гомумән, районда җитештерү тармагы юк дисәң дә була. Бу хакта район эшмәкәрләре җыелышында тагын сүз кузгаттылар. Район читкә чимал чыгару белән генә...