Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ислам Шәрифуллинны санаторийга путевка белән бүләкләделәр

Яхшы эшләгән өчен, “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә машина йөртүче Ислам Шәрифуллинн һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” баш бухгалтеры Хафиз Абзаловны санаторийга путевка белән бүләкләделәр.

Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында, гомумән, дистәләгән якташыбыз бүләкләр алып сөенде. Алардан – “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең бүлекчә идарәчесе Владимир Богомолов, Лашманнан – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фазыл Ибәтуллин, Иске Үтәмештән – ферма мөдире Әсхәт Мингалиев, “БИО АГРО” механизаторы Рәфис Мингалимов, “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” экономисты Миңнегөл Нургатина, “Ильхан”нан – сыер савучы Люция Сәүбанова, ветеринария берләшмәсеннән – баш бухгалтер Гөлнур Шәрифуллина, ветераннар: Девичья Полянадан – Юлия Якимова, Чирмешәннән Фәрит Хисамов һәм Линар Хуҗиханов – район башлыгының Мактау грамотасы ияләре.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр менә кемнәр: Рөстәм Мостафин (ветеринария берләшмәсе), Илсур Вәлиев (терлек симертүче, “Гобәйдуллин И.Г.”), Камил Гатиятов (“Әккәрәй” җәмгыяте механигы), Самат Галимов (Туймәт, хезмәт ветераны).

2018 елда районның агропромышленность комплексында продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 732 миллион сум акчалата керем алынган, ягъни 2017 елдагыдан 27 процентка күбрәк, шул исәптән 525 миллион сумы – инвесторлар өлеше.

Владимир Денисовка (“БИО АГРО” механизаторы), Владимир Никитинга (“Сөлчә” механизаторы), Зинаида Долговага (“Серендеев Н.И.” КФХ склад мөдире), Линар Хуҗихановка (ветеран), Ильяс Гафиевка (“ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте бүлекчәсе идарәчесе) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Мактау грамотасы җибәргәннәр. Кайберәүләрне шушы ук министрлыкның һәм район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәтен җиткерделәр.

-Армиядән кайтканнан бирле, 35 еллап колхоз эшендә мин, - ди бүген “Сосновый бор” санаториясенә бару өчен путевка белән бүләкләнгән Ислам Шәрифуллин. – Башта трактор йөрттем, инде КамАЗда. Гел юлда, хәтта кышын да эш табылып тора – бүген күбрәк азык ташыйм. Әле чираттагы ялымда да чакырттылар. Сорасаң, мал азыгы белән булышалар, ике үгез симертәбез. Тукайдан Чирмешәнгә күчендек, йорт та, абзар да күтәрдек.

Бәйрәмдә, гомумән, чыгыш ясаучылар күп булды. Әүвәл кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.

-Барыгызга да зур рәхмәт. Күрсәткечләребез тагын да яхшырсын, районыбыз алга барсын, - диде район җитәкчесе.

 

-Тиздән кыр эшләре башлана, шуңа күрә мондый чаралар безне берләштерү көченә ия. Сездән, бездән башка уңышка ирешү мөмкин түгел, һава торышын гына гаепләү дөрес түгел, - дип, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров кунакларга, ветераннарга теләкләрен ирештерде. -Барыгызга да саулык телим. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.

Былтыр авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджет чыганакларыннан 140 миллион сум акча биргәннәр. Соңгы 4 елда, республика программасы буенча, районда шәхси хуҗалыклар микро һәм мини-фермалар төзелешенә 18,7 миллион сум акча алган.

Слетта 260 лап кеше катнашты. Аларны район мәдәният йортының спорт залында табын көйләп, бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне районыбыз үзешчәннәре, хәтта Казаннан, Түбән Камадан кайткан якташлар – җырчылар сәламләде, күршеләр – Яңа Чишмә артистлары да җыр бүләк итте.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев