Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары арта

Районда 7 гаилә фермасы оешкан. Берничә эшмәкәр документ эшләре белән йөри. Агробизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр әле тагын бар. Әлегә районда оешкан гаилә фермаларында 300ләп баш мөгезле эре терлек, 200дән артык дуңгыз, 150ләп сарык асрала. Гаилә фермасы ул - үз йортыңда күпләп терлек асрау гына түгел, югары технологияле андый фермалар төзүнең,...

Районда 7 гаилә фермасы оешкан. Берничә эшмәкәр документ эшләре белән йөри. Агробизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр әле тагын бар.


Әлегә районда оешкан гаилә фермаларында 300ләп баш мөгезле эре терлек, 200дән артык дуңгыз, 150ләп сарык асрала.

Гаилә фермасы ул - үз йортыңда күпләп терлек асрау гына түгел, югары технологияле андый фермалар төзүнең, фермерлык эшен башлауның үз тәртибе бар. Мөрәҗәгать итүчеләргә, документлары тәртиптә булса, төзелеш һәм терлек сатып алу өчен субсидия бирелә. Ләкин андый ярдәм алуның башка таләпләрен дә белү мөһим. Әгәр дә савым сыерлары асрарга телисең икән, аларның саны - 24, сарыкларныкы - 50дән, ана дуңгызларның саны 8 баштан ким булмаска тиеш.

Документлары тәртипкә китерелгән, теркәү үткән кайбер фермерлар төзелеш һәм терлек өчен субсидияләрдән дә файдаланган.

Эшмәкәрлекнең бу төренә керешергә, терлек асрарга теләүчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә барысын да тәфсилләп аңлатачаклар. Дәүләтебез файдалы агробизнес алып барырга мөмкинлек тудырырга һәм ярдәм итәргә әзер. Бу эш белән ныклап шөгыльләнгәндә генә ул үз - үзен аклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: районда оешкан гаилә фермалары