Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында урак ахырына якынлаша

Һава шартлары уңай килгәч, яңгырлар да вакытында яугач, быел район игенчеләре бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 32,5 центнер уңыш җыялар.

Билгеле, икмәк үстерүчеләрнең хезмәте мактауга лаек. Бүген урак ахырына якынлаша, комбайннар үтмәгән участоклар 2 мең гектар чамасы гына.

Ындыр табакларына күптән күрелмәгән кадәр, 121 мең тонна бөртек кайткан, шуның 48 меңе – “БИО-АГРО” өлеше. “Әккәрәй”дә бу күрсәткеч – 12 мең 519, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 12143 тонна.

Әлегә 19 мең гектардан күбрәк җир эшкәртелгән, ягъни тиешленең 37 проценты кадәр. Бу агротехник чара “ЧИРМЕШӘНАГРО”да аеруча яхшы оештырылган, көне-көне белән 150шәр гектарда сөрү агрегатлары эшли. Пландагының 75 процентына якын җир эшкәртелгән дә. “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Кара Чишмә” дә бу өлкәдә алдынгылар.

8186 гектарда уҗым бодае һәм арыш чәчелгән. “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыклары уҗым культураларын иң күп чәчүчеләр.

Комбайннарга эш фронты бар әле, 11 мең гектар мәйданда игелгән көнбагыш өлгерә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев