Чирмешән районында җилемсәгә-клейковинага бай бодай үстерә башлыйлар
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында җилемсәгә-клейковинага бай бодай үстерә башлыйлар

Район кырларына язын чәчү өчен 7 мең 24 тонна орлык кирәк. Хуҗалыклар амбарларына 7 мең 188 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы саклауга салынган.

Запас тиешле күләмдә, тик 54 процент орлыкның сыйфаты начар – массакүләм репродукцияле, ягъни, гади тел белән әйткәндә, картайганнар. Орлыкларның 24 проценты гына югары репродукцияле.

- Саклауга салынган орлыклар көз көне һәм язын да бездә тикшерү үтәргә тиеш булса да, көзен 5 мең тоннасының гына сыйфаты тикшерелде. “Әккәрәй” хуҗалыгының чәчүлек орлыклары - барысы да югары репродукцияле, - диде “Россельхозцентр” учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Хәзер инде орлыкларга фитоанализ ясарга кирәк, ягъни, аларның чирләрен тикшерәбез һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә аларны нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәклеген әйтәбез. “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре орлыкларын фитоанализга китерә башладылар. Башка хуҗалыкларга да бу яктан ашыгырга кирәк.

“Кара Чишмә”, “Сөлчә” кебек чагыштырмача зур җәмгыятьләрнең дә орлыклар көзге тикшерү узмаган. Күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары да симәнәләрен лабораториягә китермәгәннәр. Алда язылганча, аларның күбесенең орлыклары массакүләм репродукцияле. Бу хуҗалыкларга, яхшы уңыш алу өчен, сыйфатлы орлык кайгыртырга кирәк.

- Орлык искергән саен уңыш та елдан-ел түбәнәя бара. Ә менә “БИО-АГРО” җәмгыяте быел бодайның җилемсәгә-клейковинага бай, каты сортын үстерергә алына. Мондый бодайның оны бик бәяле, аны макарон эшләнмәләре ясаганда, прәннек пешергәндә кулланалар, - диде Фәнил Шәрипҗан улы. – “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте дә бодайның шундый сортын игәргә уйлый.

Районда 2024 елда 59 мең гектар җирдән чәчкечләр үтәчәк, шуның 36 мең 700 гектарына бөртекле культуралар чәчелә. Техник культуралардан:  көнбагыш – 9 800, рапс – 6461, горчица – 400, киндер 60 гектарда игеләчәк. Кукурузны - 760, берьеллык үләннәрне 1700 гектарда чәчәргә планлыйлар, ә күпьеллык үләннәр 2848 гектар мәйдан били. 12 мең гектар пар җире калдырыла, алар ял итәчәк.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев