Чирмешән районында 1663 гектарда җирләрне туңга сөрәсе калды
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 1663 гектарда җирләрне туңга сөрәсе калды

Район хуҗалыкларында барлыгы 44 мең 300 гектар кыр мәйданнары эшкәртелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда көздән туңга сөрелергә һәм эшкәртелергә тиешле 45 мең 963 гектар мәйданнарның 96 процент өлешеннән сабан узган. Зур хуҗалыклардан “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә - 1000, “Ильхан” җәмгыятендә 200 гектарда тракторларга эш калды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев