Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 10 мең гектарда уҗым бодае һәм арыш чәчтеләр

Әлеге мәйданнарның 5500 гектары “БИО-АГРО” өлеше, “Әккәрәй”неке – 1185, “Тепсуркаев В.Ә.”ның – 1150, “ЧИРМЕШӘНАГРО”ның – 1100 гектар.

Яңгырлар булып, шытымнар кышка ныгып керерләр, киләсе елда, быелгы кебек яхшы уңыш белән сөендерерләр дип өметләнәбез.

Бөртекле культураларның әлегә уңышы суктырылмаганы 1000 гектар гына, 38 мең 445 гектарда комбайннар эшләгән дә. Ындыр табакларына 124 мең 600 тонна бөртек кайткан.

Бүген иң мөһиме – җир эшкәртү. Әлегә 24 мең 437 гектарда, ягъни тиешленең 48 процент өлешендә сөрү агрегатлары узган. Соңгы бер көндә тулаем 1230 гектар җир эшкәртелгән.

Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев