Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә сыерлар күбәйгән

Быел апрель, май, июнь айларында райондагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 898,5 тонна сөт тапшырган. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 25 процентка күбрәк. Сөт сатып, райондашларыбыз 10 миллион 781 мең сум акча эшләгәннәр. Шушы көннәрдә район үзәгендә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның традицион слеты булып үтте, анда кабат иң...

Быел апрель, май, июнь айларында райондагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 898,5 тонна сөт тапшырган. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 25 процентка күбрәк. Сөт сатып, райондашларыбыз 10 миллион 781 мең сум акча эшләгәннәр.

Шушы көннәрдә район үзәгендә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның традицион слеты булып үтте, анда кабат иң уңганнарны бүләкләделәр.
Узган өч ай нәтиҗәләре буенча иң күп сөт Түбән Кәминкә авыл җирлегендә сатып алынган. Биредә яшәүчеләр икенче кварталда 130 тонна сөт тапшырып, 1 миллион 560 мең сумлык керемгә ия булганнар. Туймәт авыл җирлеге (110, 8 тонна) - икенче, Кармыш (99,1) өченче урында.
-Былтыр шул чорда Туймәт җирлеге -беренче, Кармыш- икенче, Ивашкино өченче урында иде, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.- Күргәнебезчә, алдынгылар сафында гел бер үк авыл җирлекләре. Күтәмә, Шешминка, Иске Котыш авыл җирлекләре исә бу өлкәдә иң арттагылар.
Бүген районда шәхси секторда 1810 сыер исәпләнә,( 2014 елның 1 июленә 1904 булган). Югары Кәминкә, Ивашкино, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендә сыерлар саны нык кимегән. Ә менә Чирмешән, Түбән Кәминкә, Кармыш авыл җирлекләрендә сөтлебикәләр күбәйгән. Әйтик, бүген Чирмешән авыл җирлегендә 221 сыер бар, былтыр 192 булган. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә дә сыерлар саны, былтыргы белән чагыштырганда,- 24, Кармышта 20 башка арткан.
Әмма сыерлар саны аз булып та югары күрсәткечләргә ирешеп була икән. Мәсәлән, Бәркәтә авыл җирлегендә бер баш сыерга көненә уртача 9,1 килограмм сөт тапшыралар, Туймәттә - 8,8 килограмм. Мордва Афонькәсе авыл җирлеген дә бу яктан мактап телгә алдылар.
Икенче кварталда Иске Үтәмеш, Чирмешән, Түбән Кәминкә авыл җирлекләре былтыргы күрсәткечләрен берничә тапкырга арттыра алганнар.
Өч ай йомгаклары буенча, Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин иң күп сөт тапшырып беренче урынга чыккан. Туймәттән Мидхәт Кәримов, Кара Чишмәдән Роза Шәфыйкова бу номинациядә икенче һәм өченче урында. Аларны һәм сөт җыючылар арасында да алдынгыларны сәхнәгә чакырып, хөрмәтләделәр. Кармыштан Фәния Әхмәтҗанова, Түбән Кәминкәдән Алмас Хәйдаров, Туймәттән Наил Шәрифуллин икенче кварталда җиңүчеләр дип танылдылар, акчалата бүләкләргә ия булдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы