"Кулы булса, кәҗә кашыктан ашар иде, валлаһи",-ди Чирмешәннән Фаяз Шәрифуллин
Чирмешәндә яшәүче Шәрифуллиннар хуҗалыгында Иске Яңа ел көнне артым булды - кәҗәләре Маша ике бәти китергән. Моңа кадәр җиде ай элек туган бәтиләр - Чук һәм Гекның хәзер кече энеләре бар. Сер түгел, кайбер кеше кәҗәне малга санамый инде бездә. Ә икенчеләр исә, киресенчә, бу мөгезле хайванны мактап туя алмыйлар....
Чирмешәндә яшәүче Шәрифуллиннар хуҗалыгында Иске Яңа ел көнне артым булды - кәҗәләре Маша ике бәти китергән. Моңа кадәр җиде ай элек туган бәтиләр - Чук һәм Гекның хәзер кече энеләре бар.
Сер түгел, кайбер кеше кәҗәне малга санамый инде бездә. Ә икенчеләр исә, киресенчә, бу мөгезле хайванны мактап туя алмыйлар. Чирмешәндә кәҗәләр асраучы Фаяз Шәрифуллин да алар турында озаклап һәм тәмләп сөйләргә ярата.
-Хет нәрсә дисеннәр, кәҗә - акыллы хайван, - ди ул. - Алдына салган азыгын таптамый, пычратмый. Фуражны сайлап ашый: куллары булса, кашыктан ашар иде, валлаһи. Печәннең дә итте-миттие генә ярамый - урман печәне кирәк, тезмәдән печән төшергәндә "бу безгә костер- фәлән салмасын инде", дигәндәй тикшереп кенә торалар. Суны пычрак савыттан бөтенләй эчмиләр. Берсендә энем Рәзил килгән иде, кәҗәләр, ят кеше булгач, акыллы кыяфәт чыгарып башларын әле бер, әле икенче якка салып, аны энә күзеннән үткәрде. Энекәш көлә: "Телләре булса, шәт, болар берәр нәрсә әйтерләр дә иде" - ди.
- Кәҗәне бик хәйләкәр дә, диләр.
-Бар инде анысы да, күзәтсәң, бик кызык. Аның башрагы, "авторитеты" була, азыкны саласың - теге әүвәл килеп, дегустация ясый, аннары гына калганнарын улак янына җибәрә. Артык тәмле тоелса, башкаларга ирек бирмәскә дә мөмкин. Калганнарына азыкны аерым салырга туры килә. Бәйләп куйган ишеген сүтеп чыга - монысы да гаҗәп.
-Нәрсә ашый, нәрсә ярата?
-Быел кәҗәләргә дип, авылда кабак, ташкабак үстердек. Аларны турап, бәрәңге белән бутап, пешереп бирәбез. Солы саламын яратып ашыйлар, җәй көне кызлар ромашка, чаукабаш чәчәкләрен йолкып та ашаттылар.
-Артымыгыз да бар икән...
-Иске Яңа ел көнне Маша икене бәрәнләде - игезәк малайлар. Инде кызларыбыз аларга исем эзлиләр.
Хуҗа бәрәннәрне әниләре янында тота, шунда җылытучы лампочка да куйган.
Кәҗә сөтеннән Шәрифуллиннар татлы сөт (сгущенка), сыр, катык ясыйлар. Аларда, гомумән, сөтсез чәй эчмиләр икән.
-Мин башта сарык тотып карадым, "Романский" токымлысын да асрадым, балаларга ите ошамады, артык майлы. Аннан бер әбидән кәҗә сөте сатып ала башладым, балалар яраттылыр. Итлеккә дип бер бәрән үстереп карадым. Бисмилласын әйтеп, үзем чалып эшкәрттем, ите артык майлы түгел. Мантыйга яхшы, шашлыгын да ясап карадык. Шуннан китте инде.
Бүген Шәрифуллинарда биш ана, дүрт бәрән, токымлы бер ата кәҗә - Барусик бар. Соңгысын хуҗа кеше интернет аша табып, Алабуга районыннан сатып алып кайта.
Гомумән, киләчәктә Фаяз Вәлиәхмәт улы токымлы кәҗәләр асрамакчы. "Нубийские", "Бурские" дигәннәре яхшы, ди. Дөрес, аларның бәяләре дә арзан түгел, 40 мең сумлап торалар икән. "Зааненские", "Чешские" дигәннәре дә зур гәүдәле.
-Мактавын, мактадың да, никтер, барыбер, халыкта кәҗә - мал түгел, дигән гыйбарә дә яши.
-Белмим, башкалар ничектер, мин аны асрау файдалы, дим. Күңелгә бер юаныч. Сөте тәмле, сыерныкыннан яхшырак. Аларны карап балалар да эшкә өйрәнеп үсә, печәнгә барсаң, булышалар, үзенә күрә табигатьне ярату тәрбиясе дә шунда. Кыскасы, кәҗә - мал, дим мин.
Сүз уңаеннан, Чирмешән авыл җирлегендә бүген барлыгы 413 баш кәҗә асрала. Кәҗә тотучылар узган елда 202 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алганнар. Бу ярдәм бер яшьтән зуррак булган бер баш ана кәҗәгә 1 мең исәбеннән бирелә.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев