"Кулы булса, кәҗә кашыктан ашар иде, валлаһи",-ди Чирмешәннән Фаяз Шәрифуллин
Чирмешәндә яшәүче Шәрифуллиннар хуҗалыгында Иске Яңа ел көнне артым булды - кәҗәләре Маша ике бәти китергән. Моңа кадәр җиде ай элек туган бәтиләр - Чук һәм Гекның хәзер кече энеләре бар.
Сер түгел, кайбер кеше кәҗәне малга санамый инде бездә. Ә икенчеләр исә, киресенчә, бу мөгезле хайванны мактап туя алмыйлар....