Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә арпадан 45әр центнер уңыш җыялар

Районның берничә хуҗалыгында уракка керештеләр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” арпа суктыра, гектарыннан уртача 45 центнер уңыш җыялар. Тәрбия күргән, ашланган сынау участоклары шулай сөендерә.

“Әккәрәй”дә уракны уҗым бодае суктырудан башладылар, “Тепсуркаев В.А.” җәмгыяте 100 гектардан күбрәк мәйданда арпа уңышын җыеп та өлгерде.

Быел районда барысы 34 мең 218 гектар мәйданнан бөртеклеләр суктырасы була.

Азык әзерләү дә дәвам итә. Әлегә 6365 тонна печән хәстәрләнгән, күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул кыш чыгарга җитәчәк. Мал да күп түгел бит хәзер.

Сенаж 9350 тонна салынган. Бу эштә “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “Ильхан” хуҗалыклары өлгер.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X