Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"ЧИРМЕШӘНАГРО" чәчүгә дә күптән әзер, ә урак төгәлләнү ягында

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте уракны бик кызу темпта үткәрә, монда 2234 гектарда, ягъни тиешленең 67 процент өлешендә уҗым бодае, борчак, арпа, солы суктырылган.

-870 гектарда сабан бодае һәм бераз вика, карабодай суктырасы гына калды, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Бүген арпа җыю төгәлләнә.

Комбайнчылар арасында әлегә Альберт Сөнчәләев алда икән. Кызганыч, ул бүген башкалар эшләгәнен күзәтеп торырга мәҗбүр. 14 еллык комбайнының шнегы сынган, аны токарьга алып киткәннәр. Бәлки кичкә Альберт Рафик улы да берничә бункер тутырыр.

- Елына күрә уңыш начар түгел, - ди ярыш алдынгысы. – Ягулык бар, сәгате-минуты белән аш китерәләр. Сирәк туктап торабыз. Түләү ягыннан да канәгать мин. Әле быел туган ягым Ульяновск өлкәсендә механиклыкка укучы улым Рафаэль да янымда практика уза. Бер комбайнда икәү эшлибез. Улым техниканы яхшы белә, кирәк икән, башкаларга да булыша.

Азат Кадиров та бик булдыклы. Ул күптән түгел армиядән кайтып, комбайн ярдәмчесе булып урнашкан.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да кирәк кадәр, ягъни 1100 гектар җир уҗым бодае чәчүгә әзер дә . Тиешленең яртысы күләмендә – 1950 гектарда җир эшкәртелгән. Бу яктан да ул – районда лидер.

Район буенча алганда тиешле мәйданның 37 процент өлешендә, 16 мең 376 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Бер гектардан уртача 10,7 центнер уңыш җыела (былтыр бу вакытта 40 центнер булган).

“Сөлчә” һәм “БИО АГРО” җәмгыятьләрендә комбайннар барлык мәйданнарның 48-44 процент өлешендә эшләгәннәр.

Бүген күпчелек хуҗалыклар арпа һәм солы суктыра, “Кара Чишмә”дә сабан бодае участогына күчкәннәр.

Районда бөртекле культуралар тулаем 44 мең 251 гектар мәйдан били. Әлегә 18 мең тонна бөртек суктырылган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев