Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә хезмәт хакы ай саен түләнә

“Сөлчә” җәмгыятендә язгы кыр эшләренә йомгак ясалган. Ашханәдә табын көйләп, бахатай өстәленә шашлык, башка тәм-томнар да куеп сыйланганнар.

-Мәҗлескә механизаторларны, машина-трактор паркы, ындыр табагы эшчеләрен дә чакырдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. -Май аена хезмәт хакы да түләнде. Кыр эшләрендә аеруча күләмле хезмәт куйганнарга акчаны, билгеле, күбрәк бирдек. Григорий Миронов, Воля Кириллов, Фаил Әхмәтҗанов кебек уңган тракторчыларга берни жәл түгел, алар – алдынгылар.

 

 

-Яңа Элмәлегә Иске Кадидан килеп эшлим, - ди Фаил Әхмәтҗанов. -Биредә инде өченче ел. Айныкын-айга хак алабыз. Мал азыгы кирәксенсәк, аны, күпме телисең -  шулкадәр яздырасың. Азык булса, мал асрау рәхәт бит. Без 2 сыер, 5 бозау тотабыз.

Григорий Миронов инде 38 ел трактор йөртә, мәктәптә укуын тәмамлагач, колхозда биш трактор “туздырган”, бүгенгесе, алтынчысы – “Белорус”ы гел хәрәкәттә. Григорий да эшеннән канәгать. Гаиләсендә дә тәртип, бер улы Чирмешән техникумында автомеханникка, кечесе мәктәптә укыйлар.

 

“Сөлчә”дә бөртеклеләрне вакытында чәчеп өлгергәннәр. Бөтенләй булмаса да, күпчелек участокларга минераль ашламалар кертелгән, 500 гектар мәйдандагы, кышны яхшы кышлаган уҗым бодае да яхшы сый алган. Күпьеллык үләннәрнең шактый өлеше яңартып чәчелгән. Чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш дәвам итә.

-Көннәр яхшыргач, сенаж сала башлыйбыз, - ди Хәмзә Хаммәтов. -Дүрт бөртек комбайнының да кешеләре бар, бу атнада ремонтка керешәбез. Ындыр табагындагы, былтыр кабызылган бөртек киптерү агрегаты да, складлар да яңа уңыш кабул итәргә әзер диярлек.

Бу көннәрдә Яңа Элмәле басуларында, ферма тирәсендә яңа трактор еш күренә. МТЗ-82не лизингка алганнар икән. Тагылма кораллары да бар. Әлеге тракторны тәҗрибәле, ышанычлы механизатор Владимир Никитин йөртә.

Хуҗалыкның 200 гектардагы пар җирендә дә чүп үстермәсләр, монда берничә трактор белән эшләмәкчеләр. Кыскасы, уңганнар эшсез тормый.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев