Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында лидер комбайнчыларның бер зары да юк

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары Айрат Хөсәенов һәм Сергей Борисов урак башыннан бирле 23-22шәр мең центнердан күбрәк бөртек суктырганнар. Районда, әлегә, аларга тиңнәр юк. Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов Клаас Тукано-450 комбайнында инде бишенче сезон эшли. Быел ярдәмчесе – Азат Кадыйров. Тырыш, төпле егет.

-20 майда 40 яшемне тутырдым, ди Айрат, аны билгеләп үтмәдек диярлек, көнозын кырда булдым, көнбагыш чәчтем. Хәзер дә бик иртә китәм, соң кайтам. Кичке сәгать 9 да чык та төшә башлый. Элек алай түгел иде. Уракка да соңрак керештек, яңгырлар комачаулады. Ә соңгы көннәрдә гел аяз, бөртек өлгергән, участоклар чиста. Бөртекне өлгер ташыйлар, ягулык бар, кайнар аштан өзмиләр. Эшләгәнебезгә яхшы түлиләр. Шунысы начар – комбайн искерә башлады, каешлары да тузды.

-Айрат, быел уракта нәрсә истә калды? – дим лидерга.

-Бер көнне бодай участогында 21 бункер, ягъни 120 тонналап бөртек суктырдым, - ди Хөсәенов.

Сергей Дмитриевич Борисов КЗС-1218 комбайнында ярдәмче Михаил Михайлович Фадеев белән шулай ук килешеп эшлиләр. Уракта инде бер айдан күбрәк. Чирмешәнгә Иске Котыштан килеп йөриләр.

-Бар да яхшы, проблемаларыбыз юк, эшлә дә эшлә генә. Уңыш та әйбәт. Кирәксә, акчалата, бөртекләтә дә түлиләр. Мал асрагач, безгә бөртек тә артык түгел, кирәк. Былтыр сезонда зур ватылулар булмады, күп суктырдык. Шуңа күрә районнан, “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан да бүләкләрне еш алдык.

 

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев