Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Знайте

Кыярлар «шартламаслык» итеп тозлау рецепты

Чаллыда яшәүче бакчачы Тәслимә Мусина кыяр тозлау рецепты тәкъдим иткән. Ул кыярларны «шартламаслык» итеп банкаларга тутыру ысулын аңлата.

«Киптерелгән үләннәр генә кулланам, яшел үләннәр салгач, кыярлар «шартлый» иде, ә шикәр комын гадәтидән 2 тапкыр күбрәк салам», – ди ул.

Ингредиентлар

  • 3 литрлы банкага сыярлык кыяр,
  • 5-6 теш сарымсак,
  • 10-12 данә борыч,
  • кипкән үләннәр – карлыган, керән яфраклар, укроп зонтиклары.

Әзерләү

  • Кыярларның башлары кисеп ташлап, банкага тутырырга, үләннәр салып барырга, борыч салырга.
  • Банкага кайнар су салырга, суынганчы тотарга.
  • Суны банкадан кәстрүлгә салырга, 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы салырга. Кайнатырга.
  • Кыярлар салынган банкага 3 аш кашыгы аш серкәсе салырга, аннары өстенә кайнар маринадны коярга.
  • Банкаларны кайнатылган капкачлар белән капларга һәм суытырга. Кладовкада сакларга.

Тәслимә Мусина  рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев