Чирмешән районында тагын бер кеше йөртү таныклыксыз калган
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш руль артына утырган тагын бер кешегә карата карар чыгарган.
Суд барышында аның гаебе тулысынча расланган.
Утыз Имән авылында яшәүче Илсур Насыйровны 45 мең сум штрафка тарту һәм аны 1 ел да 6 айга автотранспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Гаеплене туган авылында туктатканнар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Алкотектор да моны исбатлаган. Насыйров суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев