Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Искекотышлыга мотоциклда сәяхәт бик кыйбатка төшкән

Юл инспекторлары Иске Котыш авылында быел бер мотоциклчыны туктаткан. Идарә итүченең транспорт чарасына документлары булмый. Әле аның таныклыгы да юк, салмыш та булган. Хәзер инде чутлап карыйк. Беренчедән, ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, мотоциклны правасыз килеш идарә иткән өчен штраф 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Әгәр транспорт дәүләт теркәве узып, номеры...

Юл инспекторлары Иске Котыш авылында быел бер мотоциклчыны туктаткан. Идарә итүченең транспорт чарасына документлары булмый. Әле аның таныклыгы да юк, салмыш та булган.

Хәзер инде чутлап карыйк. Беренчедән, ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, мотоциклны правасыз килеш идарә иткән өчен штраф 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Әгәр транспорт дәүләт теркәве узып, номеры беркетелмәсә - плюс тагын 5 мең. Әле тагын руль артына салган баштан утырган өчен 20 мең сум штраф бирәчәкләр. Йөртүченең мотоциклы юк икән, тагын бер мең сум түләргә туры килә. "Штрафстоянка" бәясен, шуңа өстәп иминиятләү полисы булмаганга 800 сум да өстәсәң...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X