27 июнь көнне район үзәгенең Техническая урамында “Тоннель” профилактик операциясе үтте.
Район автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать эчендә 45ләп автомашинаны туктатып тикшергәннәр. Операция барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланган: алты машина йөртүче һәм ике пассажир куркынычсызлык каешларын такмаганнар, бер баланы машинага махсус креслосыз утыртканнар.
Марат Гомәров фотосы
Нет комментариев